17 майда Лаеш шәһәрендә “ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО” Идел буе федераль округы фестиваленең сайлап алу этабы узды. Ятим балалар йортларында һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр һәм “Идел буе спорт Олимпы” сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар Спартакиадасы үтте.
Иртән Лаеш балалар йортында бөтен республикадан 10 команда җыелды һәм кичкә кадәр иң зирәк, иң көчле һәм иң җитез исеме өчен көрәштеләр. Балалар шашка, өстәл теннисы, волейбол, баскетбол 3*3 (стритбол), мини-футболда ярыштылар. Ярышларда барлыгы 80нән артык бала катнашты.
Балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр спартакиадасы җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, медальләр һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Иң көчле спортчылар Татарстан Республикасы җыелма командасы составында быелның көзендә Башкортостан Республикасында үтәчәк «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО» фестиваленең округ этабында катнашачак.