2024 елның 20 маенда, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дагыстаннан килгән вәкилләргә “Татарский язык с нуля ” проекты буенча татар теле курслары узу турында сертификатлар тапшырды.
Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү максатында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә, ТРда 2023 елның 1 октябреннән Балык Бистәсе агротехник техникумы базасында беренче тапкыр «Татарский язык с нуля» татар телен өйрәнү буенча бушлай офлайн һәм онлайн курслар ачылган иде.
Курс программасы Кадрия Фәтхуллованың «Татарча сөйләшик» укыту пособиесе нигезендә эшләнгән һәм үз эченә 13 бүлекне алган һәм 140 сәгатькә исәпләнгән.
Катнашучылар курсның теоретик өлешен үттеләр һәм әңгәмә алып барырга өйрәнделәр, Идел Болгарының, Казан ханлыгының һәм хәзерге Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар, «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумында катнаштылар.