Татарстанның 4 югары уку йорты сигез проектны гамәлгә ашыру өчен 21,5 млн сум акча отты. Мәгариф оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы нәтиҗәләрен Росмолодежь үткәрде, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
Казан милли тикшеренү технология университеты 5,6 млн сум күләмендә грант алган. Бу акчаларга Россия-Кытай нефть-газ яшь кадрлары мәктәбенең «Приближение» проекты гамәлгә ашырылачак. Казан дәүләт аграр университетында «Робосело» бөтенроссия фәнни-технологик форумы» проектына 2,9 млн сум акча откан. Чараның төп максаты - АПКда заманча җайланмалар куллану күнекмәләрен үстерү.
1,7 млн сум күләмендә грантка Казан федераль университеты «Идел буе федераль округы студент лидеры - 2024» бөтенроссия конкурсының округ этабы проектын гамәлгә ашыра. Анда ИФО профсоюз хәрәкәте лидеры булган 120 яшь кеше катнашыр дип көтелә.
Татарстаннан дүртенче җиңүче - Казан дәүләт энергетика университеты. «Гаилә Энергиясе» республика гаилә интеллектуаль фестивален үткәрүгә 1,1 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк.