Бүген тугызынчы сыйныф укучыларының БДИ( ОГЭ) старт алды

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2024 елның 21 маенда төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең төп чоры башлана (ГИА-9).

Нигездә дәүләт имтиханында катнашу өчен республиканың гомуми белем бирү учреждениесендә укучы 43218 бала теркәлгән.

Татарстан Республикасында ГИА-9 ны оештыру өчен төп чорда 161 имтихан уздыру пункты һәм имтихан тапшыруның 26 пункты эшкә җигелде. Имтиханнарда эшләүче педагог хезмәткәрләрнең гомуми саны - 15217 кеше.

ДЙА 21 һәм 22 майда узачак чит тел имтиханыннан (инглиз, немец, француз, испан телләре) башлана.

Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана. Чит телләр буенча БДИның дәвамлылыгы - 2 сәгать (120 минут), чит телләр буенча телдән өлеш - 15 минут.

ППЭ аудиторияләрендә офлайн видеокүзәтү оештырыла.

Төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслау өчен, БДИ катнашучысына чит тел буенча 29 балл җыярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International