Илсур Һадиуллин БДИ-2024 үткәрүнең үзенчәлекләре турында сөйләде

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

БДИ уздыруда мөһим яңалык быел чыгарылыш сыйныф укучыларына бер имтиханны яңадан бирү мөмкинлеге булды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

Икенче кат язуга гаризалар 26 июньнән 1 июльгә кадәр дәүләт имтихан комиссиясенә унберенче сыйныф укучылары тарафыннан бирелә. Яңадан биргән очракта беренче нәтиҗә юкка чыгарылачак. "Ягъни иң яхшы нәтиҗәне сайлау мөмкинлеге булмаячак", - дип аңлатты министр.

Һадиуллин аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучысына рус теленнән БДИда 24 балл һәм профиль дәрәҗәдәге математикадан 27 балл алу җитә, дип билгеләде. Әмма вузга керү өчен бу баллар җитәрлек түгел.

Спикер бу елның тагын бер үзенчәлеге шунда, узган елларны тәмамлаучылар имтиханнарга вакытыннан алда түгел, ә төп чорның резерв көннәрендә - 13-21 июньдә имтиханнарга кертелгән.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы БДИның вакытыннан алда чоры 22 марттан 22 апрельгә кадәр узды, дип ачыклык кертте. Анда барлыгы 27 кеше катнашкан . Имтихан уздыру өчен ике пункт (Казанда һәм Чаллыда) ачылган.

Төп чор 23 майдан башлана һәм 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. БДИ тапшыру өчен 85 пунктта эшләячәк.

Аның сүзләренә караганда, имтихан үткәрү пунктларына имтихан материаллары интернет буенча тапшырылачак, аларның бастыру һәм сканерлау аудиториядә узачак. Информатика буенча БДИны инде өченче ел компьютер формасында үткәрәчәкләр. Моннан тыш, апелляцияләрне дистанцион карау мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International