Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында грант алу конкурсы игълан ителә

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Конкурс 2024 елның 27 маеннан 13 июненә кадәр узачак. Ел саен барлыгы 13 грант бирелә.

Грант бирүнең максаты - туган (татар) тел һәм (татар) әдәбияты буенча республика олимпиадаларында һәм туган (татар) әдәбият һәм (яки) татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңүчеләрне әзерләүче укытучыларны стимуллаштыру.

2024 елның 27 - 29 маенда olimp.podderzhka-2024@mail.ru электрон адресына конкурс сайлап алуда катнашу турында гаризалар кабул ителәчәк.

Сайлап алу конкурс комиссиясе тарафыннан 2024 елның 29 май - 6 июнендә башкарыла.

Грантны алуга конкурста сайлап алуда җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2024 елның 13 июне боерыгы белән раслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International