Татарстанда рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсендә 43 766 тугызынчы сыйныф укучысы "зачет" алган . Ә 17 укучы "незачет” алган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
"Начар нәтиҗә алган, йомгаклау әңгәмәсенә килмәгән укучылар быел дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелми", - дип белдерде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Быел 1 214 мәктәптә, (14 февральдә, 13 мартта һәм 15 апрельдә) рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе үткәрелде.
Һадиуллин сүзләренә караганда, тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибе элеккечә кала һәм дүрт мәҗбүри имтиханны үз эченә ала - рус теле, математика һәм сайлау буенча ике предмет. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар теләге буенча ике предмет - рус теле һәм математика тапшыра ала.
ОГЭ ның төп чоры 21 майдан 3 июльгә кадәр, өстәмә сентябрь чоры - 3-24 сентябрьдә узачак.