Июнь аенда Казанда мәгариф министрлары форумы узачак

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Казанда 10-11 июньдә мәгариф министрларының «Киләчәк формалаштырып» икенче халыкара форумы узачак.

Рамеев исемендәге IT-паркта узачак форумга чит илләрнең 100 дән артык вәкил чакырылган, алар арасында гомуми һәм югары белем министрлары бар. Форум эшендә барлыгы 1000нән артык кеше катнашачак.

Форумда илебезнең суверен мәгариф системасының уңышлары, шул исәптән чит илләрдә рус телен үстерү өлкәсендә Россиянең алдынгы тәҗрибәсе күрсәтеләчәк. Чара дөньяда мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданчыгы булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Моннан тыш, күргәзмә зонасында эре мәгърифәтчелек оешмалары, шулай ук югары белем бирү һәм балалар ялы учреждениеләре булачак.

Форум кысаларында БРИКС илләренең мәгариф министрлары очрашуы узачак, анда глобаль дөньяви чакырулар фонында агарту проектлары өлкәсендә дәүләтара берләшү үсешенә йомгак ясалачак.

Чара Россия Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Минем тарих" гуманитар фәннәргә ярдәм фонды тарафыннан оештырылды.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International