Россиянең башка төбәкләренә укырга китүчеләр саны кими. Шул ук вакытта республика югары уку йортларына укырга килүчеләр саны арта. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкнең Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Һадиуллин сүзләренә караганда, узган ел Россиянең башка төбәкләренең югары уку йортларына Татарстанның 19% чыгарылыш укучысы, ягъни 2862 кеше кергән.