19-20 майда Яр Чаллыда Республика фән һәм техника фестивале узды. ИТ-парк мәйданы бу көннәрдә 5 яшьтән 15 яшькә кадәр булган 300дән артык тикшеренүче һәм уйлап табучыны җыйды. Бу хакта "Фән фабрикасы" яшьләренең креатив һәм техник үсеше экосистемасы хәбәр итә.
Чарада катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән шәһәр Советы депутаты, «СтройТраст» ҖЧҖ генераль директоры Раил Минегалиев чыгыш ясады.
Чарада катнашучыларны 3D-модельләштерү экспонатлары белән фәнни-техник күргәзмә, биология өлкәсендә яңа җиһазлар, виртуаль чынбарлык технологияләре һәм нейроэлектроника көтте. Яшь тикшеренүчеләр банан ДНКсын билгели алганнар, радио җыю, программалаштыру һәм башка юнәлешләр буенча мастер-классларда катнашканнар.
Моннан тыш, Яр Чаллы һәм Алабуга техник үзәкләре укучылары робот техникасы буенча республика олимпиадасы кысаларында белемнәрен тикшерделәр.