Тэг-регби буенча Татарстанның Мәктәп лигасында Чаллыдан ике команда җиңүче булды

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Әлки, Әлмәт, Арча, Балтач, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Арча, Лаеш, Ленинигорск, Түбән Кама, Саба, Теләче, Чистай районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән барлыгы 32 команда катнашты. Командаларның күбесе катнаш составта чыгыш ясады.

Сезонны 2 меңгә якын яшь регбичы башлады, шул исәптән 2015-2016 елларда туганнарны да кертеп.

Ике яшь төркемендә дә иң көчлесе Яр Чаллының 37 нче мәктәбе. Барлык призерларга кубоклар, медальләр һәм дипломнар апшырылды.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International