Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Моннан тыш, туган телне сайлау предметы буларак 4 046 тугыз сыйныф укучысы тапшырачак, бу узган ел белән чагыштырганда 2 685 укучыга күбрәк. Аерым алганда, туган татар теле буенча БДИны 3 854 укучы сайлаган , чуваш теленнән - 139, удмурт теленнән - 33, мари теленнән - 20.
БДИның төп чоры 23 майдан 11 июньгә кадәр уздырыла. Имтихан нәтиҗәләре 6 июньнән 26 июньгә кадәр игълан ителәчәк. 23 майда, география, әдәбият, химия һәм туган тел буенча имтиханнар узачак.