Россия мәгариф министры Сергей Кравцов "Остазлыкның мәдәни коды" мәгариф программасы кысаларында "Зур үзгәрешләр" Бөтенроссия конкурсы остазлары белән ачык әңгәмәдә катнашты. Педагоглар белән бергә ведомство башлыгы Россиядә тәрбия, мәгариф һәм остазлыкның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы белән ачык диалогта - 5-7-нче һәм 8-10 нчы сыйныф укучылары арасында "Зур үзгәреш" конкурсында җиңгән 160 остаз катнашты.
Укытучы-остазлар Россия Мәгариф министрлыгы башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Алар соңгы ун елда Россиядә тәрбия эшендәге үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Сергей Кравцов искә төшергәнчә, барлык мәктәпләрдә дә бердәм тәрбия программалары эшли, "Мөһим сөйләшүләр", Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнын башкару тантаналары үткәрелә, "Россия - минем офыклар" дәресләрен үз эченә алган һөнәри юнәлеш эшенең бердәм программасы гамәлгә кертелде. Ул шулай ук урта һөнәри белем бирү оешмаларында да тәрбия эше гамәлгә ашырыла, дип өстәде.
Мәгариф министры остазлар белән һәр мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процесслары балансының әһәмияте турында фикер алышты. Ул расписаниене тәртипкә салырга, балалар һәм укытучыларга артык йөкләмә булмасын өчен, директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре ярдәм итә ала, дип өстәде.
Үз чиратында, Министрлык шулай ук кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер.
Очрашу азагында Сергей Кравцов ил педагогларына киләчәк буынны тәрбияләүгә һәм илебез мәгарифен ныгытуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.