Дарья Мокшина һәм Камилла Фәхертдинова йөзү буенча Россия беренчелегенең бронза призерлары булдылар

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Яшүсмерләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Россия беренчелеге 2024 елның 13 маеннан 18 маена кадәр Пенза шәһәрендә узды.

Татарстан җыелма командасы составында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88 нче Яр Чаллы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары катнашты.

Мокшина Дарья һәм Фахертдинова Камилла бронза призерлары булдылар.

Дарьяга өченче спорт разряды бирелгән, ә Камилла спорт мастерының разрядлы нормативын үтәгән!

Камилла 50 метрлы дестанциядә - Татарстан Республикасының яшүсмерләр арасында яңа рекорды куйды (8,50 секунд ).

Рекордка Россиянең чукраклар спорты буенча атказанган спорт мастеры, биш тапкыр Олимпия чемпионы Сурдлимпия уеннары чемпионы, чукраклар арасында йөзү буенча дөнья чемпионатының дүрт тапкыр чемпионы Ольга Ключникова әз генә җитешмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International