Татарстанда БДИда катнашучылар саны җиде фән буенча кимегән

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Һадиуллин ачыклык керткәнчә, рус теленнән имтиханны 14 352 унберенче сыйныф укучысы тапшырачак. Җәмгыять белеме буенча БДИ катнашучылары саны күп кимегән - 596 кешегә (5 390 чыгарылыш  укучысы), тарихтан - 145 укучыга (1 519 укучы), дип өстәде ул.

Шул ук вакытта химия буенча имтиханнарда иң зур үсеш - 321 укучыга (1 985 чыгарылыш сыйныфлар ), география буенча - 55 кешегә (191 катнашучы), инглиз теленә - 68 укучыга (2023 чыгарылыш укучысы) күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International