Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның уку елы тәмамлану уңаеннан котлавы

2024 елның 24 мае, җомга

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Бүген Татарстан Республикасының 14 мең чыгарылыш сыйныф укучысы өчен мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау яңгырый.

Мәктәп еллары артта калды. Бу вакыт эчендә сез төпле белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне үстердегез, үз карашларыгызны якларга өйрәндегез. Алар сезгә тормыш сынауларын җиңәргә һәм уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк. Үзебезнең күп кенә уңышларыбыз белән без укытучыларга бурычлы. Сезне укыткан һәм сезнең белән бергә укыган кешеләр турында беркайчан да хәтерегездән чыгармагыз. Намуслы, принципиаль һәм гадел булыгыз. Дәрәҗәгезне саклагыз, ирешелгәннәр белән беркайчан да тукталып калмагыз, камиллек юлларын эзләгез.

Сезгә, үзегез теләгән һөнәрне сайлавыгызны , талантыгызны тулы күләмдә тормышка ашыруыгызны һәм республика үсешенә саллы өлеш кертүегезне телим.

Сез әти-әниләрегез башлаган хезмәт традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләр булырсыз һәм Татарстан данын ныгытырсыз дип чын күңелдән ышанам. Татарстан – сезнең туган йортыгыз, монда сезнең тамырларыгыз, монда сезнең остазларыгыз, алар сезгә өмет баглыйлар һәм сезгә ышаналар, моны һәрвакыт истә тотыгыз.

Барыгызга да уңышлар, яхшы кәеф юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International