Бүген Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле буенча мәҗбүри БДИ тапшыра

2024 елның 28 мае, сишәмбе

28 майда унберенче сыйныф укучылары рус теленнән мәҗбүри БДИ тапшырачак. Минималь бусага 24 балл тәшкил итә.

Рус теленнән имтиханны 14303 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак, шул исәптән, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 220 бала.

БДИ уздыру өчен 106 пункт оештырылган.

БДИ эшендә 4754 педагогик хезмәткәр катнашуы планлаштырыла. ППЭ аудиторияләрендә онлайн видеокүзәтү оештырылган.

Рус теле буенча дәүләт чыгарылыш имтиханында (ГВЭ) агымдагы елны тәмамлаучы 181 кеше катнаша. 36 ППЭ оештырыган, 43 аудиториядә офлайн видеокүзәтү алып барылачак. 406 педагогик хезмәткәр катнашыр дип көтелә.

Рус теле буенча БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр моны 4 июльдә эшли алачак (шул ук вакытта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International