«Театраль Идел буе» җиңүчеләре Казанда спектакльләр күрсәтәчәк

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Ул теплоходта бару форматында узачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, бу сезонда җиңүчеләр арасында «Апуш» иҗат берләшмәсенең «Без» балалар татар театр студиясе булды. «Кечтүк» спектакле (Малявка) икенче урынны яулады.

Фестиваль-лаборатория 27 майдан 3 июньгә кадәр мәгариф сәфәре форматында үткәреләчәк. Балалар белән Россия театр сәнгате институты - ГИТИС педагоглары һәм чыгарылыш режиссерлары шөгыльләнәчәк. Шулай ук «Театраль Идел буе»на Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән театр актерлары һәм театр учреждениеләре студентлары да кушылачак. ГИТИСны тәмамлаучы режиссерлар җитәкчелегендә булачак спектакльләрнең эскизлары әзерләнәчәк. Аннары аларны Түбән Новгород, Чабаксар, Казан, Ульяновск, Самара һәм Саратов халкына күрсәтәчәкләр.

Казанда теплоход 28 майда туктый. Эскиз күрсәтмәләре 09:00 дән 14:00 гә кадәр А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә узачак.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International