Гран-прины 187 нче лицейның "Мирас" коллективын алды. Яшь актерлар 1 млн сумга ия булды. Беренче урынны 33 нче гимназиянең “Өмет” труппасы яулады. Алар 400 мең сум грантка ия булды. Көмешне Мәскәү районының 12 нче гимназиясенең “Хәят” студиясе һәм Ш.Мәрҗани исемендәге КФУ каршындагы 2нче гимназиянең “Рух” театр коллективы алды. Аларга 300 мең сумлык грантлар тапшырылды. Өченче урында - 113 нче мәктәп труппасы һәм 4 нче гимназия-интернатның “Асылташ” коллективы. Аларның бүләге 150 мең сум тәшкил итте.
Тагын 10 команда төрле номинацияләрдә җиңүче булды, калганнары лауреат дипломнары алды.
«Сәйяр» фестивале гадәттәгечә ике этапта узды: район һәм шәһәр этаплары . Март-апрельдә узган беренче турда 80 дән артык команда катнашты, шуларның 29 ы финалга чыкты. Жюри әгъзалары һәм оештыручылар әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын һәм яшь актерларның талантлы уенын билгеләп үттеләр.