Татарстанда мобилизацияләнгән гаиләләрнең балаларына ял итү өчен 59 млн сум акча бүленгән

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Бу хакта ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.

Ул аныклап узганча, 6 меңнән артык юллама мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалар өчен билгеләнгән.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина мәктәп яны лагерьларда,шулай ук хезмәт һәм ял лагерьларында 2,4 меңнән артык балигъ булмаган баланы ял иттерү планлаштырылуын әйтте.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International