Быел ул утызынчы тапкыр узды һәм юбилей елы булды, дип хәбәр итәләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.
Ярышларда 9 яшьтән 11 яшькә кадәрге 228 укучы катнашты. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан бирделәр, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм велосипед белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. Алар юлда куркынычсызлык тәртипләре буенча имтихан тапшырдылар һәм "Бергә - юл хәрәкәте иминлеге өчен" агитация-пропаганда чыгышлары конкурсында катнаштылар.
Бүген Түбән Каманың 38 нче лицеенда җиңүчеләрне бүләкләделәр һәм йомгак ясадылар.
Гомуми команда зачетында беренче урынны Балтач районы командасы алды, икенче һәм өченче урынны Казан командалары яулады.
Шәхси зачетта малайлар арасында Балтач районыннан Кәрим Галимҗанов җиңде, кызлар арасында - Казаннан Амал Садыйкова. «Тормыш куркынычсызлыгының нигезләре» конкурсында беренче урынны Балтач районы командасы алды.