Югары Ослан районында тәрбиягә алган гаиләләрдә балалар мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

“Гаилә елына” багышланган чаралар циклы кысаларында Югары Ослан районының яшьләр клубы спорт комплексы мәйданчыгында “Опекун һәм попечитель гаиләләрендә балалар мәнфәгатьләрен яклау” темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар, опекун һәм попечитель гаиләләре, ятим балаларга торак бирү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүне вакытында кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл эшендә Югары Ослан районы башкарма комитеты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, “Татарстан - яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте хезмәткәрләре,ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International