Татарстанда халыкның 21 проценты, ә бу 852 мең кеше - 17 яшькә кадәрге балалар. Шул ук вакытта 160 меңнән артык бала күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнә, алар Татарстанда 50 меңнән артык. Балаларны яклау көненә багышланган брифингны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шундый саннар белән башлады.
Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда балалы гаиләләргә ярдәм итүгә 35,3 млрд сум бүлеп биреләчәк.
1 июньгә планлаштырылган чараларга килгәндә, Татарстанның барлык районнарында «Беренчеләр фестивале» узачак, дип хәбәр итте Бөтенроссия «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов. Ул территорияләрдә һәм лагерьларда, паркларда, скверларда узачак. Программада беренче чиратта гаилә чаралары: турнирлар, эстафеталар, мастер-класслар, квестлар һәм башкалар планлаштырылган», - дип аңлатты спикер.
Тимур Сөләйманов хәбәр иткәнчә, Халыкара балаларны яклау көнендә Казан Кремле территориясендә «Ялкын-фест» фестивале узачак, ул «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышлана. Фестивальдә 5 мең кеше катнашачак. Катнашучыларның яртысы, 2,5 мең кеше, Татарстан районнарыннан киләчәк.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Татарстан башкаласында иң зур тантана 1 июньдә «Татнефть Арена»да 10 меңнән артык кешене җыячак «Эйбэт» балалар фестивале булачак, диде.
Моннан тыш, «УРАМ» Казан экстрим-паркында пионербол һәм футбол буенча «Беренчеләр хәрәкәте» гаилә турниры узачак.