ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә җәйге сәламәтләндерү кампаниясен әзерләү буенча йөкләмә бирде.
Җәйге савыктыру кампаниясе республикада 1 июньнән башлана. Агымдагы елда җәйге чорда 172 мең баланы ял белән тәэмин итү планлаштырыла. Барлыгы 1,5 меңнән артык төрле формадагы лагерьлар эшләячәк.
Республика бюджетында балалар ялын оештыруга 2 млрд 506 млн сум акча каралган, ул үткән ел белән чагыштырганда 388 млн сумга күбрәк. «Ял программасы үзенең социаль юнәлешле булуын саклый. 42 меңнән артык бушлай юллама сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, авыр тормыш хәлләре булган гаиләләрдәге балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына тапшырылачак», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек кысаларында ТР Рәисе санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә, шул исәптән туклануның сыйфатына, балаларның иминлегенә һәм террорчылыкка каршы торучанлыкка, балалар белән эшләү өчен квалификацияле кадрлар сайлауга аерым игътибар бирергә өндәде. Рөстәм Миңнеханов районнар һәм шәһәр башлыкларына бу мәсьәләләрне контрольгә алуны йөкләде.