Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Анда депутатлар республикада мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру, һөнәри юнәлеш алу эшен оештыру, профильле укыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта сүз балаларны мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына кабул итү турында да барды.
2023 елда республикада мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында Министрлар Кабинеты докладын мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин чыгыш ясады.
Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һөнәри юнәлеш эше, һөнәри әзерлек һәм профильле укыту турында сөйләде. 2023 елдан Татарстанда 2030 елга кадәр "Уӊыш" профильле әзерләү һәм профильле укыту системасын үстерү концепциясе гамәлгә ашырыла. Һәр муниципаль берәмлектә һәм шәһәр округында профориентация буенча муниципаль программалар эшләнгән.
Комитет утырышында республиканың мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына кабул итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Бүгенге көндә 1,5-7 яшьлек ике йөз меңнән артык бала ике мең тирәсе балалар бакчасына йөри. Агымдагы ел башына без тиешле яшь категорияле балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүнең 100% ын тәэмин итә алдык», - дип билгеләп үтте ул.
Ел саен барлык муниципаль районнарда 1 июньнән 30 августка кадәр, Казан, Чаллы, Яшел Үзән районнарында 1 апрельдән 30 августка кадәр балалар бакчаларына туплау уздырыла.