Казанда 3 июньнән 7 июньгә кадәр фәнни мультиконференция узачак, ул Россиядән һәм Беларусиядән 100гә якын галимне җыячак, ә барлыгы 300 гә якын доклад укылачак. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.
Чаралар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе үзендә, КНИТУ - КАИ, КФУ, Иннополис Университетында һәм Казан дәүләт мәдәният институтында узачак, дип аңлатты ул.
Шунысы үзенчәлекле, быел мультиконференция үткәрү урыны итеп нәкъ менә Татарстан сайланды, чөнки республика җитештерүдә фәнни эшләнмәләр куллану өлешендә илнең әйдәп баручы төбәкләренең берсе булып кала бирә, дип уртаклашты Россия Профессорлар җыенының төбәк бүлеге рәисе урынбасары Тамара Чистякова.
Алар сәнәгать өчен объектлар һәм киберфизик системалар төзергә мөмкин булган цифрлы мәгълүмати модельләр төзү турында да фикер алышачаклар.