27 майдан Түбән Кама районы балаларының һәм яшьләренең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия әгъзалары катнашында балаларны савыктыру лагерьларын кабул итү башлана. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районының Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Фәрит Шәяхмәтов сөйләде.
Балалар белән эшләүчеләр педагогик белем бирү учреждениеләре һәм студентлар арасыннан җыела, алар вожатыйлар курсларында махсус белем алганнар. Вожатыйларны сайлап алганда, эш тәҗрибәсе һәм узган сменалардан уңай бәяләмәләре булган кандидатларга өстенлек бирелә.
Лагерьларда республиканың “Җәй” үзәге раслаган тәҗрибәле педагоглар тарафыннан эшләнгән тәрбия эшләре буенча программалар тормышка ашырылачак. Әлеге программаларны төзегәндә яшь буын мәнфәгатьләре исәпкә алына.