Шуның 2,3 млрд сумы республика бюджетыннан һәм 120 млн сумы федераль бюджеттан бүленгән, дип хәбәр итте Татарстан яшьләр министры Ринат Садыйков ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Ул шулай ук ел башыннан Татарстан лагерьларында 23 меңнән артык бала ял иткәнен әйтте: 6, 2 мең кышкы һәм 17,1 мең бала язгы каникулларда.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда Балаларны яклау көненә капиталь ремонт ясалган "Яшь гвардия" балалар лагерен ачарга җыеналар. Ачылганнан соң һәр елны анда биш смена узачак. Бер сменада спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 280 бала ял итә алачак.