Казанда гомумшәһәр чыгарылыш тантанасын үткәрүне 28 июньгә планлаштырганнар. Аны үткәрү урыны итеп гадәттәгечә «Татнефть Арена» сайлап алынган, диде эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
Быел 174 мең бала укуларын тәмамлый, ә 20 мең укучы өчен инде соңгы кыңгырау яңгырады.