Рөстәм Миңнеханов Татарстанда алдынгы инженерлык мәктәпләренә ярдәм итү өчен грант булдырды

2024 елның 28 мае, сишәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм» грантын раслады һәм 2024 елга грант алучыларның исемлеген билгеләде. Указ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Республика бюджетының грант түләүгә гомуми күләме 411 780,9 мең сум тәшкил итә, дип билгеләп үтелә.

Исемлеккә караганда, быел грантны Иннополис университеты, КФУ, Казан милли тикшеренү техник университеты, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ, Әлмәт дәүләт технология университеты «Югары нефть мәктәбе» алачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International