Казанда бер мең яшүсмер җәйге хезмәт лагерьларында акча эшли алачак

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Казанда 966 яшүсмер мәктәп территорияләрендәге  хезмәт лагерьларында эшләп, беренче хезмәт хакын  ала алачак. Шулай ук җәйге каникуллар  вакытында шәһәрдә өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләячәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.

14-15 яшьлек балалар 6 мең 400 сум  хезмәт хакы алачак, ә 16-17 яшьлекләр - 7 мең 400 сум.

Җәй көне нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен белмәүчеләр өчен шәһәрдә өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләячәк. Аларда каникул көннәрендә  - 1 июньнән 30 августка кадәр кыска вакытлы төркемнәр оештырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International