Соңгы биш елда мондый мөмкинлектән Казанның 215 чыгарылыш сыйныф укучысы файдаланган. Педагогик кадрлар әзерләү буенча максатчан программага инде 71 укучы документлар тапшырган. Кабул итү кампаниясе бу юнәлеш буенча дәвам итә, дип хәбәр итте Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.
«Укытучылар әзерләүнең максатчан программасын дәвам итәргә кирәк. Ел саен без яңа мәктәпләр төзибез һәм бу ел искәрмә түгел. Беренче сентябрьгә 4 мең укучыга исәпләнгән өч мәктәп тапшырабыз. Былтыр 6 мең укучыга исәпләнгән дүрт яңа мәктәп төзелде», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Татарстан башкаласының мәгариф учреждениеләре, бөтен Россиядән кадрлар җәлеп итүгә карамастан, педагогик кадрларга мохтаҗ. "Мондый төзелеш темплары вакытында мәгариф өлкәсе ихтыяҗ кичерә, ә кайдадыр укытучылар җитми , аны тулыландырырга кирәк", - дип белдерде шәһәр башлыгы.