«ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә 2024 елның 28 маенда 8 яшь тулды.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 49 җирле бүлек эшли, аларда 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге 1211 армия отряды төзелгән , барлыгы 48 854 яшь армияче. «ЮНАРМИЯ»нең 39 йорты эшли , бу Россия Федерациясе төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч.
Хәрәкәт оешуның 8 еллыгына, 26 маеннан 29 маена кадәр Мәскәү өлкәсендә «ЮНАРМИЯ: кыю гамәлләрдән - яңа эшләргә» дигән Бөтенроссия тематик яшьләр форумы уздырыла.
Форум программасына экскурсия, спорт, мәдәни-агарту чаралары, шулай ук традицияләрне саклауга һәм хәрәкәт эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар керә.
Форум зур бәйрәм концерты белән тәмамланачак, аның кунаклары оборона министрлыгы вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрәкәт остазлары һәм җәмәгать эшлеклеләре булачак.