Аны 14,3 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра, шул исәптән сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән 220 кеше. Имтихан башланганчы Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның Идел буе районындагы 6 нчы гимназиядә булды, аудиторияләрне карады һәм балалар белән аралашты. Спикер билгеләп үткәнчә, балаларга 27 бирем үтәргә кирәк. 27 нче бирем - рус теленнән инша.
Быел биремнәрдә һәм аларны бәяләү критерийларында билгеле бер үзгәрешләр бар. Белгечләр шулай ук ел дәвамында махсус әзерлек узган. БДИ уздыру пунктларында бүген 4,8 меңгә якын педагогик хезмәткәр эшли. Аудиторияләрдә онлайн видеокүзәтү оештырылган, һәр сыйныфта икешәр камера урнаштырылган.Аның сүзләренә караганда, иң мөһиме, балалар күчермәсеннәр, шпаргалкалар кулланмасыннар.
Укучылар рус теле буенча БДИ нәтиҗәләрен 14 июньдә үз мәктәпләрендә белә алачак, БДИ барлык катнашучылар да - Рособрнадзорның «ГИА» бүлегендәге рәсми сайтында https://checkege.rustest.ru/.