Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучылар рус теле буенча БДИны яңадан бирә алачак, диде

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Татарстан мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары бүген рус теленнән мәҗбүри БДИ тапшырды,  нәтиҗәләре 14 июньдә билгеле булачак, ә имтиханны яңадан  4 июльдә тапшырырга мөмкин. Бу хакта журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, рус теленнән имтихан - мәктәптә иң мөһиме, дип өстәде. Казанда аны 5,8 мең укучы яза, барлыгы БДИ үткәрүнең 26 пункты эшли.

Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүчеләр быел беренче тапкыр моны эшли алачак. Имтиханны 4 июльдә яңадан бирергә  мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International