28 майда Татарстан мәктәпләрендә рус теленнән мәҗбүри БДИ үткәрелде. Аны 14,3 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды, шул исәптән сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 220 кеше. Казанның 6 нчы гимназиясендә имтихан уздыру пунктында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм журналистлар булды.
БДИ нәтиҗәләре аттестат алуга йогынты ясый һәм югары уку йортына кергәндә мөһим. Балаларның һәм аларның әти-әниләренең борчылулары бер дә гаҗәп түгел. Чыгарылыш сыйныф укучылары 6 нчы гимназиягә алдан ук килделәр. Ашыкмый гына метал рамкалар аша үттеләр, паспортларын тикшерүчеләргә күрсәттеләр. Бинаның вестибюлендә аларны кирәкле аудитория номерлары күрсәтелгән табличкалар тоткан педагоглар каршы алды.
Спикер мәгълүматлары буенча, мәктәпнең барлык кабинетлары да алдан ук этләр белән кинологлар тарафыннан тикшерелгән. Гимназиядә барлыгы 32 видеокамера урнаштырылган, һәр аудиториядә икешәр һәм тагын икешәр - штабта.
БДИ уздыру пунктында җәмәгать күзәтүчеләре күзәтте. Бу Казан ветеринария академиясе студентлары.
Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, рус теленнән имтихан мәктәптә иң мөһимнәрнең берсе, диде. Казанда аны 5,8 мең укучы яза, БДИ үткәрүнең барлыгы 26 пункты эшли.
Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләрен чыгарылыш сыйныф укучылары 14 июньдә үз мәктәпләрендә белә алачак, ә БДИ катнашучылары барысы да - Рособрнадзорның "ГИА" бүлегендә рәсми сайтында.
Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүчеләр быел беренче тапкыр моны эшли алачак. Имтиханны 4 июльдә яңадан бирергә мөмкин булачак, әмма беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак.