Казан мәктәпләре терреторияләрендә рус һәм татар телләрендә язылган шундый 88 тактачык барлыкка килгән. Аларны дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру пунктларында күрергә мөмкин.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ГИА - мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен дулкынландыргыч чор, шуңа күрә имтиханнар үткәрелә торган учреждениеләр территорияләрендә аларны яклау идеясе туды. "Без алар укучыларга шундый мөһим вакыйга алдыннан үзләрен ышанычлырак хис итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез", - диде ул.
Тактачыкларны урнаштыру рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә багышланган - бүген бу предмет буенча үз белемнәрен 5,8 меңнән артык укучы тикшерде. Моның өчен 451 аудитория әзерләнде.