Казанда, 1 июньдә билгеләп үтелә торган Балаларны яклау көнендә “Туган авылым” комплексы территориясендә “Балачак бәйрәме” узачак. Бәйрәм программасында: уеннар, мастер-класслар, викториналар, барабанлы шоу, аквагрим, яшь йолдызлар һәм “Балачак” вокаль конкурсының финалистлары катнашында зур концерт.
Чара 15 сәгатькә планлаштырылган. Бәйрәм кичке 19 сәгатькә кадәр барачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.