29 майда Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының 38 нче лицее базасында 2023-2024 уку елы йомгаклары буенча мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды.
Секция кысаларында Түбән Кама муниципаль районының иң яхшы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының эш тәҗрибәсе өйрәнелде, балалар бакчаларының иң яхшы педагоглары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Аларның темалары: “Түбән Кама муниципаль районы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җиңү парады”, “Халык курчаклары”, “Костюмнар күргәзмәсе”, “Робототехника” һәм башкалар.
Татарстан Республикасының мәктәпкәчә мәгариф оешмалары эшенә йомгаклар ясалды, киләсе уку елына яңа бурычлар билгеләнде.