Идел буе федераль округыннан өч укучысы Росатомның арктик экспедициясендә катнашуга дәгъва кылучылар арасына керде

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Илнең барлык федераль округларында «Ледокол знаний 2024»Бөтенроссия фәнни-агарту проектының ярымфиналлары узды.

Проектның сайлап алу этабында 14-16 яшьлек 72 укучы катнашты, алар беренчел сынаулар нәтиҗәләре буенча үзләренең тематик трекларында максималь баллар җыйдылар. Гомумән, бишенче, юбилей сезонында проектта катнашучылар 30 меңнән артык мәктәп укучысы һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары булды.

Идел буе федераль округыннан «Ледокол Знаний - 2024» фәнни-агарту проекты финалында катнашучылар: Алина Вишнякова –Казанның 122 нче гимназиясеннән, Иннополис лицееннан Михаил Кузнецов, Димитровградның 9 нчы мәктәбеннән Рифат Әхмәтҗанов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International