Уку-тренировка фатиры булган беренче инклюзив үзәк Казанда август ахырыда ачылачак

2024 елның 31 мае, җомга

Август ахырында Казанда Ипподромная урамындагы 18нче йортта сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен укыту-тренировка фатирлары булган беренче инклюзив үзәк ачылачак. Бинада капиталь ремонт төгәлләнеп килә, 224 квадрат метр мәйданлы өстәмә учреждение ике сменада эшләячәк: 2-6 яшьлек балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары өчен укыту-тренировка фатиры. Көн саен 100 бала адаптив физкультура һәм бокс төркемнәренә, иҗади класска, сенсор-мотор интеграциясе, профориентация дәресләренә йөри алачак. ОВЗ белән балаларның әниләре үтенече буенча, бинада өстәмә рәвештә аралашу һәм бәйрәмнәр уздыру өчен кафе ачачаклар. Бүген Казан мэры Илсур Метшин Идел буе районында инклюзив үзәк ачылышына әзерләүчеләр белән танышты һәм тиздән тагын берне - Яңа Савин районында эшләтеп җибәрү планнары турында хәбәр итте.

Ипподромная урамындагы үзәкне карауда Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов катнашты.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International