Мирный бистәсендәге «Динамо» стадионында «Күн туп» бөтенроссия турнирының республика этабы узды. Анда Казанның Яңа Савин районындагы 107 нче гимназия командасы җиңү яулаган.
Яшь футболчылар 2012-2013 елларда туган спортчылар арасында иң җитезләре булган. Команданың иң яхшы уенчысы дип Иван Никитин табылган, ә турнирның иң яхшы футболчысы – Матвей Хәйретдинов.
Казан командасы Кубок өчен Мәскәүдә узачак финал ярышларында көрәшәчәк.
Быел турнирда барлыгы 184 команда катнашкан.