Кунакларны балалар мастер-класслары, сабын куыклары, аквагрим, аниматорлар, квестлар, квизлар, аэрохоккей, робофутбол, диджей-сет һәм башка чаралар көтә, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте.
Күңелле программа 1 кат холлында, балалар ИТ-паркында һәм бинаның эчке ишегалдында 10:00-15:00 дә оештыралар.
Беренче кат холлында автосимуляторлар, VR, PlayStation, пинг-понг, шахмат, аэрохоккей, өстәл уеннары булган уен зоналары эшләячәк. Ә ИТ-паркның эчке ишек алдында балалар өчен значоклар, һава шарлары ясау һәм буяу буенча мастер-класслар, асфальтка рәсем ясау конкурсы, сабын куыклары шоу-программасын һәм бию шоуы оештырыла.
Әлеге паркта интерактив квестлар, робофутбол, робототехника һәм пилмән ясау буенча мастер-класслар, шулай ук "Реальная астрономия" шоуы булачак.
Бәйрәм программасы ахырында балаларга ИТ-паркның эчке ишегалдында мультфильмнар күрсәтеләчәк.
Чараларга керү ирекле , тик сылтама буенча теркәлергә кирәк.