Инициатива Дәүләт Думасының фән һәм югары белем һәм физик культура һәм спорт комитетлары депутатлары төркеме тарафыннан кертелде.
Закон кабул ителгәнчегә кадәр мондый хокук Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия уеннарында, дөнья һәм Европа чемпионнарында гына булды. Аңлатма язуында ассызыкланганча, хәзерге вакытта әйдәп баручы Россия атлетларының күбесе халыкара спорт ярышларында чыгыш ясый алмыйлар. Моннан тыш, "уйлап табылган сәбәпләр аркасында спорт федерацияләренең бер өлеше рәсми халыкара спорт ярышларында катнашудан читләштерелергә мөмкин".
БРИКС илләре Уеннары 12-23 июньдә узачак, Дуслык Уеннарын 15-29 сентябрь көннәрендә Мәскәү һәм Екатеринбург кабул итәчәк.