Лихачев исемендәге стипендия күләме 1 сентябрьдән өч тапкырга артачак

2024 елның 31 мае, җомга

Дмитрий Лихачев исемендәге шәхси стипендияләр күләме 1 сентябрьдән 5 меңнән 15 мең сумга кадәр артачак. Бу хакта Россия хөкүмәтенең рәсми Telegram-каналында хәбәр ителә.

Стипендиягә конкурс сайлап алуның төп критерие булып сәнгать, тарих, культурология, лингвистика, әдәбият белеме, педагогика һәм философия өлкәсендә дәгъвачыларның уңышлары һәм казанышлары тора, дип билгеләп үтелә релизда. Шулай ук кандидатларның тикшеренүләре һәм эшләнмәләре нәтиҗәләре рецензияләнә торган фәнни басмаларда һәм фәнни конференцияләр материалларында публикацияләр белән расланырга тиеш.

Моннан тыш, Анатолий Собчак исемендәге һәм Егор Гайдар исемендәге шәхси стипендияләр күләме 15 мең сумга кадәр артачак. "Андрей Вознесенский, Владимир Туманов, Александр Солженицын һәм Юрий Маслюковның шәхси стипендияләрен арттыру турындагы шундый ук карарларны имзалауга әзерләнә", - диелә хәбәрдә.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International