"Рәхмәт, мәктәп!" акциясенә беренче атнада 50 меңнән артык кеше кушылды

2024 елның 31 мае, җомга

Акциягә беренчеләрдән булып “Россиянең ел укытучысы - 2023” конкурсында җиңүче Олег Янковский кушылды. Ул үзен эшкә нәрсә җәлеп итүен сөйләде һәм акциядә катнашу өчен эстафетаны,Е.М. Примаков исемендәге Мәскәү Өлкә гимназиясе директоры Мая Майсурадзега тапшырды.

Акция 20 майдан 20 июньгә кадәр уза. Анда барлык теләүчеләр дә катнаша ала, социаль челтәрләрдә #Спасибошкола, #Минпросвещения хештеклары белән постлар язарга яки педагогларга, остазларга, ата-аналарга яки сыйныфташларына рәхмәт сүзләре белән видеомөрәҗәгать яздырырга, шулай ук сайтта уникаль открытка төзеп катнашырга була. Конструктор ярдәмендә сайтта дизайн сайларга, котлау язарга һәм мессенджерда яки электрон почта аша открытка җибәрергә, шулай ук социаль челтәрләрдә урнаштырырга мөмкин.

Мондый рәхмәт акциясе беренче тапкыр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2023 елда уздырылды. Ул вакытта адресатларга ярты миллионнан артык котлау открыткасы җибәрелде.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International