Яңа уку елында Казан федераль университетында көндезге бүлек дәресләре 1 ноябрьдә башлана

2024 елның 31 мае, җомга

Яңа уку елында Казан федераль университетында көндезге бүлек студентларының дәресләре 1 ноябрьдән башлана. Сентябрь һәм октябрь айларында студентлар дистанцион форматта укыячак. Бу хакта югары уку йортының рәсми Телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Бу БРИКС -2024 саммитына планлы әзерлек белән бәйле, ул Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр узачак», диелә хәбәрдә.

1 сентябрьдә Универсиада авылында тулай торак бушатыла. Саммит кунакларын һәм оештыручыларын урнаштыруга әзерләү өчен анда ремонт һәм хуҗалык эшләре башлана. Шулай ук бүлмәләрне студентлар килеп урнашуга кадәр яңартачаклар.

«31 августка кадәр тулай торакларда студентлар яшәячәк», - дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International