«Kazan Digital Week - 2024» Халыкара форумына әзерлек кысаларында 2024 елның 21 маенда «Мәгарифтә санлы технологияләр» юнәлеше буенча вебинар узды.
Вебинар барышында спикерлар әлеге тема буенча үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, белем бирү процессына заманча ИТ-технологияләрне кертүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук цифрлы трансформация проблемалары турында фикер алыштылар.
Вебинар язмасына сылтамалар:
Форумның рәсми сайтында: https://kazandigitalweek.com/ru/site/events/36;
«ВКонтакте» социаль челтәрендә: https://vk.com/wall-195760431_3036.