1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык - 2024” эстрада сәнгате XXIV Ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы булды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
“Дәүләт стипендиясен алу - тырышлыгыбызга югары бәя бирү генә түгел, алга таба үсеш өчен дә зур стимул”, - дип билгеләп үтте “Изумрудный город” эстрада биюе студиясе җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, югары квалификация категориясе педагогы Эльза Кәлимуллина.
2024 елда фестивальдә җиңүчеләргә еллык махсус дәүләт стипендияләре 19нчы тапкыр (2006 елдан) тапшырыла. Алар Гран-При яулап алган артистлар, шулай ук “Вокаль ансамбльләр”, “Вокал-соло”, “Хореография”, “Конферанс” номинацияләрендә беренче урыннарны алучылар.
Моннан тыш, 1 дәрәҗә лауреатлар әзерләгән педагоглар да премия ала.