Апастагы балалар Сабантуенда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында булачак 124 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.
Акция Апас районы оешмалары ярдәме белән 13 нче тапкыр үткәрелде.
“Апас-Мол” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов барлык укучыларга да уңышлар теләде һәм “Ак Барс Холдинг” генераль директоры Иван Егоров исеменнән балаларны яклау көне белән котлауларын җиткерде.
"Быел беренче тапкыр белемнәр иленә керә торган балаларны сөендерү безнең өчен зур бәхет. Барыгызга да сәламәтлек телим, һәрвакыт “5”легә генә укысыннар”, - диде Марат Хәсәнов.
Шулай ук балалар Сабантуенда уку алдынгыларын һәм төрле фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.